Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Авыл балалары өчен матур бүләк!

Тойгелде авылының түбән очында балалар өчен яңа ял һәм уен мәйданчыгы барлыкка килгән

Биредә иң кечкенәләр өчен комлык һәм шугалак-таучык, зуррак балалар өчен атынгычлар, «карусель», ә үсмерләр өчен футбол мәйданы булдырылган.

Әлеге мәйданчык ниндидер проект кысаларында түгел, ә авылдашларның үз көче һәм тырышлыгы белән төзелгән. Капка төбе хуҗалары – Каюмовлар һәм Тәһауовлар гаиләләре тирә-юньне тәртипкә китереп, җирне тигезләп, үләнен чабып, балалар рәхәтләнеп ял итә алырлык матур урын булдырганнар.

Мондый игелекле гамәлләр авылның матурлыгын арттыра, күршеләрне берләштерә һәм яшь буынга күңелле балачак бүләк итә.

Фото - "Тойгелде-Игенче" төркеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев