“Август” компаниясе җитәкчелегенә рәхмәт укыйм
Күзләрем әйбәт күргәндә газетасын да, китабын да яратып укыдым. Инде 88 яшькә җиттем. Күзләрем начар күрә башлагач, газета алдырмый башлаган идем. Быел хат ташучы Лилия Вәҗетдинова ел башыннан ук “Авыл утлары” газетасы китерә башлагач, башта аптырап калдым. Язылмаган да идем бит.
Баксаң, “Август” компаниясе җитәкчелеге бүләк иткән икән. Район газетасыннан да укып белдем: башка авыллардан да шулай илледән артык кешене яздырганнар икән “Авыл утлары”на. Газетаны кулыма алган саен “Август” компаниясе җитәкчелегенә рәхмәт укыйм. Эшләре гел уң булсын, дип телим. Безнең җирлектә башкарган эшләренә генә дә исләрең китәрлек. Басуда ашлыкны күз ачып йомган арада җыеп алалар. Яңа төзелгән сөтчелек комплексына да бик күп маллар кайткан икән. Кем уйлаган сыерларны роботлар савар дип?! Агрофирмада эшләүчеләр дә арта тора. Бетеп барган авылларыбызга яңа сулыш өрде августлылар. Озак куанычка гына булсын.
Әлфия Гайниева,
Үрәзмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев