Армия – тормыш мәктәбе
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды
Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. ТР хәрби комиссары Юрий Беляев хәбәр иткәнчә, апрель-июль айларында Татарстаннан 3200 кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла.
– Чакыру буенча хәрби хезмәт 12 ай дәвам итә. Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе карарының гамәлдә булу вакыты үзгәрде. Хәзер ул, карар кабул ителгән көннән башлап, бер ел дәвамында гамәлдә. Хәрби хезмәткә чакырылыш вакыты үзгәрмәде: ул елга ике тапкыр – 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр гамәлгә ашырыла, – ди районның хәрби хезмәткә чакыру буенча резерв комиссиясе рәисе Илшат Яббаров.
Язгы чакырылышта 25 егетне озату күздә тотыла. Медицина комиссиясен 170 егет үтәр, дип планлаштырыла. Бүгенге көндә 54 райондашыбыз төрле гаскәрләрдә хезмәт итә. Мөслим районына шефлык итүче Кырымның Евпатория шәһәрендә урнашкан частьта 7 егет хәрби хезмәт уза. Бер ел дәвамында алар хәрби әзерлек үтә.
– Әти-әниләрне тынычландырып шуны әйтәсем килә: чакыру буенча хәрби хезмәткә алынган егетләрне махсус хәрби операциягә җибәрмәячәкләр. Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алынучыларның барысы да Россия Федерациясе территориясендәге хәрби бүлекчәләрнең даими урыннарында хезмәт итәчәк. Ватан алдындагы бурычын үтәгәннәрне үз вакытында өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр. Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында үз теләге белән бурычын үтәргә баручыларның булуы сөендерә. Егетләрнең һәркайсына исән-имин хезмәт итеп, тизрәк туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын! – диде Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов.
Илшат Яббаров хәбәр итүенчә, язгы чакырылышта ир-егетләргә чакыру кәгазьләре электрон рәвештә җибәрелә. Армиягә барудан качып йөрүчеләргә төрле чикләүләр каралган.
Армиягә бару вакытын кичектереп тору хокукына ия булучылар исемлегендә студентлар, ялгыз әтиләр, 3 яшькә кадәрге инвалид бала тәрбия-ләүчеләр, дәүләт органнарында эшләүчеләр бар. Көллият-техникум тәмамлап, укуын югары уку йортында дәвам итәргә теләүчеләргә ташламалар юк. “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы федераль закон нигезендә, һөнәри белем алганда армиягә бару вакытын кичектереп тору хокукы бер тапкыр гына бирелә. Шул рәвешле, моңарчы техникумда укыганлыктан армия хезмәте кичектерелгән егетләргә югары уку йортына керү өчен кабат “отсрочка” бирелмәячәк. Мондый студентлар югары уку йортыннан хәрби хезмәткә чакырылачак.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев