Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аренда мәйданы үзгәрде

Закон буенча Сезгә дә 25 квадрат метр мәйданны арендага алырга кирәк.

– Алкоголь продукциясен сату өчен авыл кибетенең бер өлешен (8 квадрат метр мәйдан) арендага алган идем. 2012 елның июленнән закондагы үзгәрешләр нигезендә алкоголь сату өчен гомуми мәйдан 25 квадрат метрдан да ким булмаска тиеш икән. Нәрсә эшләргә?
М. Галиев,
Мөслим.

Бу сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирә:
– Авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне (сыра, сыра эчемлекләреннән кала) ваклап сатучы оешмалар мәйданы 25 квадрат метрдан да ким булмаган стационар сәүдә объектлары һәм склад бинасына ия булырга тиеш. Ул аларның милке булу, хуҗалык ведениесендә, арендада яисә оператив идарәдә булу шарт. Аның вакыты килешүдә карала һәм бер ел яисә аннан күбрәк була. Закон буенча Сезгә дә 25 квадрат метр мәйданны арендага алырга кирәк.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X