Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Апрельдән майга кадәр Татарстанда, тәрәзәдән егылып, дүрт бала зыян күргән

Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Җылы сезон әле башланды гына, ә Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсенә тәрәзәдән егылып имгәнгән дүрт бала керергә өлгергән. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Быел, апрельдән майга кадәр, тәрәзәдән егылып төшеп, дүрт бала имгәнгән. Өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән сабыйның баш мие селкенгән һәм сыну җәрәхәтләре алган. Икенчесенең, шундый ук биеклектән егылып, умыртка баганасы һәм бот сөяге сынган. Тагын бер баланың баш мие селкенгән һәм үпкәсенә зыян килгән – ул бишенче каттан егылып төшкән. Дүртенчесе икенче каттан егылып төшкән - талак сөяген сындырган һәм баш мие селкенгән.

Узган елның шушы ук чорында шундый өч вакыйга теркәлгән булган.

Чыганак: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев