Әниләргә «хезмәт хакы»: Киров тәҗрибәсе федераль дәрәҗәгә күтәрелә
Яңалыклар

Әниләргә «хезмәт хакы»: Киров тәҗрибәсе федераль дәрәҗәгә күтәрелә

Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов «Бердәм Россия» партиясенең гомуми программасына төбәк инициативасын кертүне тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, төбәктә беренче баласы туган аналарга өстәмә түләү практикасы барлыкка килгән, аның күләме ил буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җитә. Аның сүзләренчә, май аенда «Бердәм Россия» фракциясе инициативасы белән өлкәнең законнар җыенында тагын бер ярдәм чарасы эшләтеп җибәргәннәр: хәзер баланың әнисе урынына декрет ялына әбисе яки бабасы китә ала, алар шундый ук түләү ала.

Соколов билгеләп үткәнчә, өлкән буын яшь әти-әниләргә карьераларын дәвам итәргә һәм бер үк вакытта оныкларын тәрбияләүдә катнашырга ярдәм итә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/deputat-sokolov-berence-balasy-tugan-analarga-xezmat-xaky-tularga-takdim-itte-5925678

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев