Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ангинаны дәвалау

АНГИНА – бик көчле йогышлы авыру, аңкау бизләренең – миндальсыман бизнең ялкынсынуы аның ачык билгесе. Авыру хәлсезләнүдән, йотканда тамакның авыртуыннан башлана.

Температура 38-39 градуска җитә, балаларда 40ка кадәр күтәрелә. Туңдыра, буыннар һәм мускуллар сызлый, баш авырта. Ангина азса, тамак, бөерләр шешә, ревматизм башлана. Ангинаның дифтерия, кызылча (скарлатина), грипп, бума ютәл кебек авырулар башлануын күрсәтүче билге булуы да мөмкин.

Тамак кызарып, йоту авырая башлау белән тамакны йогышсызландыра торган сыеклыклар белән – 1 стакан суга 1 чәй кашыгы бор кислотасы салган су белән, 0,1 процентлы риванол һ.б. белән чайкау урынлы. Даруханә чаралары булмаганда

– песи борчагы (алтей) төнәтмәсе: тозлы су, тоз, бор кислотасы һәм чәй содасы катнаштырып ясаган су белән;

– керән тамыры төнәтмәсе яки согы белән;

– карга миләше сыгынтысы белән чайкарга;

– тураган суганны иснәргә, суган ашарга, мүк җиләге согы эчәргә мөмкин.

Чөгендер суы. Моның өчен чөгендерне вак тишекле угычта уып, суын чыгаралар. 1 стакан чөгендер суына 1 аш кашыгы аш серкәсе (эссенциясен салырга ярамый!) өстиләр. Көненә 5-6 тапкыр тамакны чайкыйлар.

Суган кабыгы саркындысы белән чайкау. 3 чәй кашыгы суган кабыгын 0,5 л суга салып кайнатырга, 4 сәгать төнәткәч, сөзәргә.

Сарымсак төнәтмәсе белән чайкау. Чистарткан һәм ваклаган 100 г сарымсакка бүлмә температурасындагы 100 мл кайнаган су салып, өстен томалап, 5-6 сәгать тотарга. Сөзеп, җылымса көенчә тамакны чайкарга.

Тамакны һәм авызны баллы су белән чайкау бизләренең шешен кайтара, эренле шешләрне бетерә.

Лимон. Авыруның башлангыч чорында ярты лимонны кабыгы белән бергә ашыкмый гына ашап бетерәләр. Шуннан 1 сәгать буена бернәрсә дә ашамыйлар, эчмиләр. 3 сәгатьтән соң лимонны кабат ашарга була. Шулай ук 2-3 телем лимонны кабыгыннан чистартып авызга кабып суырырга да мөмкин. Суын йота барырга. Моны җиңеллек сизгәнче һәр сәгать саен кабатларга кирәк.

Ашаганнан соң, бармак очы хәтле генә прополис кабып чәйнәргә; көненә барлыгы 5 г таләп ителә. Аның бик сыйфатлысы гына ярдәм итә. Прополис, авызга капкач, көйдереп алгандай итәргә, телне оетып җибәрергә тиеш, төнгә аны яңак янына салып ятарга да була.

"Һәр авыруга дәва бар" китабыннан.

Һәркемгә дә килешмәскә мөмкин.

Алдан табиб белән киңәшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама