Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әгәр ул авыр хәлдә булса, халәте яхшырганчы вакыт бирегез”

Чын мөселман авыр хәлдә калучы кардәшенә һәрвакыт ярдәмгә ашыга. Ул аңа бурычка дип берәр нәрсә бирсә дә, аны түләтүне ашыктырмый, бәлки, хәле яхшырганчы вакыт бирә, яки бөтенләй гафу итә.

Аллаһы Тәгалә әйткән: "Әгәр ул авыр хәлдә булса, халәте яхшырганчы вакыт бирегез". ("Бәкара" - 280).

Димәк, әгәр берәү үзенә бурычлы кардәшенең авыр хәлдә икәнен күрсә, ул аның хәленә кереп, аңа вакыт бирергә, яки хаҗәтенең бер өлешен гафу итәргә тиеш. Моңа бүләк йөзеннән ул үзе дә кыямәт көнендәге ачы хәсрәттән котылачак.

Аллаһ Илчесе әйткән: "Аллаһ аны кыямәт көнендә ачы хәсрәттән коткарыр дип өмет итүче кеше, авыр хәлдә калучыны юатсын яки бурычының бер өлешен гафу итсен". (Мөслим).

Аллаһ Илчесе янә әйткән: "Авыр хәлдә калучыга вакыт бирүчене яки бурычының бер өлешен гафу итүчене, Аллаһ кыямәт көнендә - башка күләгәләр булмаган көндә - Үзенең Тәхете күләгәсенә яшерәчәк". (Тирмизи). |

Әбү Һөрәйрә Аллаһ Илчесенең сүзләрен тапшыра: "Кайчандыр кешеләргә һәрвакыт бурычка биреп торучы һәм һәрвакыт үзенең хезмәтчесенә: "Әгәр авыр хәлдә калучылар янына барсаң, Аллаһ безне дә гафу итәр дигән өмет белән аны гафу ит", - дип әйтүче кеше яшәгән. Һәм ул кеше Аллаһ хозурына баргач, Ул аны чыннан да гафу иткән". (Бохари).

"Татар дини календаре"ннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X