Песошин гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде.
Биредәге сайлау участогында кешеләр арзан бәяләрдән товарлар сатып алу мөмкинлеге бар. Көнкүреш химиясеннән башлап, азык-төлеккә кадәр товарлар 30 процентлы ташлама белән сатыла, дип сөйләде ярминкә өчен җаваплы кеше Альбина Ефимова.
Пенсионер ханым Әлфия Мәһдиева сайлау участогына беренчеләрдән булып килгән. "Бу - минем өчен бик әһәмиятле вакыйга. Гаиләбез белән сайлауга киләбез", - диде ул.
Нет комментариев