Алдарлар кармагына Сал.Мухан авылыннан 38 яшьлек ир-егет эләккән
Яңалыклар

Алдарлар кармагына Сал.Мухан авылыннан 38 яшьлек ир-егет эләккән

Ел башыннан җирлегебездә биш мошенниклык очрагы теркәлде.

Аның соңгысы узган атнада булды. Бу юлы алдарлар кармагына Сал.Мухан авылыннан 38 яшьлек ир-егет эләккән. Социаль челтәрләрдә “машина двигателе сатам” дип урнаштырган райондашыбызга бер хатын-кыз шалтыратып, товарны курьер аша алып китәсен, шуның өчен акчаны карта аша күчерәчәген хәбәр итә. “Беркатлы ир-егет, ышанып, мошенникларга карта номерларын әйтүен абайламый да кала. Нәтиҗәдә аның банк картасыннан 25 мең сум акчасы югала. Бүгенге көндә тикшерү эше бара, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җәмалиев.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев