Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Актүбәдә «Татнефть» кубогына ярышлар узды

Ярышта төрле категорияләрдә берничә маршрут буенча урыннар билгеләнде

31 гыйнвар - 1 февраль көннәрендә "Актүбә" ат спорты мәктәбе базасында конкур буенча "Татнефть"нең кышкы кубогына ярышлар үтте. Ярышта төрле категориядә берничә маршрут буенча урыннар билгеләнде.

"Аргамак" ат спорты мәктәбенә йөрүче Раилә Садретдинова, Иркә Фазлыева, Рената Хәйруллина, яхшы әзерлек күрсәтеп, 70тән артык спортчы арасында иң көчле унлыкка керделәр. Раилә Садретдинова 1 нче разряд нормативын үтәде. Кызларның тренерлары - Марат Гобәйдуллин.

"LL" категориясендәге 100 см каршылыклар маршруты буенча гомуми зачетта Кирилл Петроченко Граф Стиль-13, Кипарис-16, Астон Мартин Рапид Эс-16 атлары белән барлык призлы урыннарны яулады. 110 сантиметрлы каршылыклар буенча йөрүдә Граф Стиль-13 аты 3 нче урынны алды.

Фотолар - "Аргамак" ат спорты комплексыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев