Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актив һәм инициативалы булыйк

“Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлеге нәрсә белән шөгыльләнә? Телефоны, офисы бармы? Нинди чаралар үткәрәләр, без дә катнашыр идек,” – дип кызыксына район үзәгендә яшәүче пенсионерлар. Әлеге сорауларга җавап рәвешендә Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлеге рәисе Рөстәм ШӘРИПОВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Рөстәм Мирзагалиевич, Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлеге нинди оешма, аның бурычлары нинди? – Россия Пенсионерлар союзы – җәмәгать оешмасы. Бу түләүле эш түгел. Аның штаттагы хезмәткәрләре дә юк. Аның Уставы нигезендә килеп чыккан бурычлар түбәндәгеләр: – пенсионерларны сәламәт тормыш алып баруга, зур физик көч таләп ителми торган спорт күнегүләре һәм ярышларга тарту; – пенсионерларны хәзерге тормыш шартларына яраклаштыруда ярдәм итү, аларны укытуны оештыру; – Россиядә кабул ителгән законнар кысаларында пенсионерларга ярдәм итү. Югарыда санап кителгән бурычлардан тыш, район ветераннар советы эшчәнлеге белән тәңгәл булганнары да бар. Алардан аз гына аермалы буларак, Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлеге Россия Пенсия фонды белән берлектә эшли. Аның төп штабы Мәскәү шәһәрендә. Ул 1994 елдан эшләп килә. Казанда аның республика бүлеге бар, районнарда район бүлекчәләре оештырылган. Безнең районда бүлекчәне төрле елларда Илгиз Низамов, Гөлшат Закирова җитәкләде. Бу җәмәгать оешмасын җитәкләргә тәкъдим булгач, миндә “Районда ветераннар советы бик яхшы эшли. Кирәкме соң тагын бер оешма?” дигән фикер туды. Россия Пенсионерлар союзының Уставын укып чыкканнан соң, аның республика бүлеге һәм районнардагы бүлекчәләре булуын белгәч, “Нигә андый оешма Мөслимдә дә булмаска тиеш?!” – дип уйладым. Пенсионерлар төрле ярдәмгә мохтаҗ, кайвакытта безгә бер җылы сүз дә җитә. – Бүлекчә нинди дә булса чаралар үткәрдеме әле? – Ноябрь аенда, пенсия фондының район бүлекчәсе белән берлектә, ун кешедән торган бер төркем пенсионерны 24 сәгатьлек программа нигезендә, компьютер белеме буенча укыттык. Октябрь аенда спорт бүлеге белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләр арасында йөзү бәйгесе үткәрдек. Анда җиңүчеләребез, Казанда узган республика ярышларында катнашып, яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтте. Республикада кеше хокукларын яклау оешмасының вәкаләтле вәкиле эшли. Аның безнең районда җәмәгать тәртибендә эшләүче ярдәмчесе – Лениза Галимова. Без ноябрь аенда пенсионерларны кабул итүне оештырдык. Киләсе елга Лениза Рушатовна белән айга бер мәртәбә пенсионерларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында сөйләштек. Ул “Мизгел” яшьләр үзәгендә оештырыла. Ел ахырына кадәр тагын пенсионерлар белән берничә төр уку үткәрү дә күздә тотыла. – Рөстәм Мирзагалиевич, эшчәнлегегезне тагын да киңәйтү, җанландыру күздә тотыламы? – Район музеенда туган як тарихын өйрәнү буенча 72 сәгатьлек программа буенча укулар файдалы булыр дип уйлыйм. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау дәресләренең (шулай ук 72 сәгатьлек программа) яртысы – район үзәк хастаханәсендә, калган яртысы ачык һавада һәм спорт корылмаларында үтәчәк. Яңа елдан хокук белеме дәресләрен башлап җибәрергә планлаштырабыз. Өч “поток”та 24әр сәгатьлек программа нигезендә компьютер белеме буенча укулар оештырылачак. Болардан тыш, пенсионерлар арасында шашка-шахмат ярышлары оештырыла. Чәчәкләр, безнең якларда сирәк очрый торган җиләк-җимеш үстерүчеләр клубы оештырырга планлаштырабыз. Пенсионерларның үзләреннән дә төрле тәкъдимнәр булыр. Киләчәк эшебездә аларны да искә алырбыз. – Алда санап кителгән чаралар түләүсез нигездә үткәрелә дип аңларга кирәктер. – Әйе, бу чаралар барысы да бушлай уздырыла. Аларны үткәрү көнен, сәгатен, бу чаралар конкрет оеша башлагач, пенсионерларга җиткерербез. Һәр пенсионерның үзенең инициативасы һәм актив катнашуы кирәк. Шулай булганда гына бу чараларның нәтиҗәсе булачак. Россия Пенсионерлар союзының Мөслим бүлекчәсе район социаль яклау бүлеге бинасында, район ветераннар советы белән бер бүлмәдә эшли. Пенсия күләмен, пенсия яшен билгеләү, пенсия билгеләүдә туган мәсьәләләр бу җәмәгать оешмасы вәкаләтләрендә түгел. Бу оешма пенсиягә чыгып гомер итүче пенсионерларның, Россия Пенсия фонды белән берлектә, Россия законнары кысаларында, тормыш шартларын күпмедер җиңеләйтү юнәлешендә җәмәгать тәртибендә шөгыльләнә. Штатта түләүле хезмәткәрләре булмаганлыктан, эш сәгатьләре, аерым кабул итү көннәре юк. Оешманың бернинди матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге юк. Пенсионерлар союзының район бүлеге өлкән буынны борчыган проблемаларны хәл итү һәм пенсионерлар тәкъдимнәре буенча аерым чаралар оештыру юнәлешендә актив эшләр, дип исәплим.

Әңгәмәдәш – Әлфинур НОГМАНОВА. Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев