(«Татар-информ», Сергей Гаврилов). Сочида икенче контроль матчта Казанның "Ак Барс" командасы 1:3 исәбе белән "Сочи" хоккей командасына оттырды.
Бүген казанлылар оттырды, әмма алдан килешенгәнчә, ике матч сериясендә тигез исәп булганга, җиңүче матчтан соңгы буллитлар сериясендә билгеләнде. Казанлылар менә шул сериядә отты да инде.
11 февральдә казанлылар Әлмәттә "Нефтяник" белән иптәшләрчә матч үткәрәчәк. "Ак Барс" Мәскәүдә тагын өч контроль уенда (20 февраль - «Динамо», 21 һәм 23 февраль - ЦСКА белән) уйнаячак.
«Сочи» хоккей командасы (Сочи) - «Ак Барс» (Казан) - 3:1 (2:0, 0:1, 1:0).
Алкаларны керттеләр: Ларичев (3, 45), Точицкий (20) - Ткачев (31).
Нет комментариев