Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Айдар Сәлимгәрәев: Журналистиканы саннар белән үлчәү авыр

Биредә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Матбугат бәйрәмендә журналистлар белән ел саен очрашу традициясе өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм медиатармак турында фикерләрен әйтте

Бүген Татарстан Матбугаты көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советында массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашу үткән иде. Биредә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Матбугат бәйрәмендә журналистлар белән ел саен очрашу традициясе өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм медиатармак турында фикерләрен әйтте.

«Бу бәйрәм – күбрәк аралашу, очрашу, үз фикерләрең һәм эш тәҗрибәң белән уртаклашу мөмкинлеге. Журналистиканы саннар белән үлчәү авыр. Иң мөһим – үз эшең белән кызыксынуны саклап калу, аның мөһимлеген аңлау», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Хәзерге вакытта Татарстанда 648 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шуларның 321 – басма матбугат. Беренче яртыеллыкта язылу тиражы 584 215 данә тәшкил иткән.

«Журналистка үзенең кирәкле булуын, аны ишетүләрен, аңлауларын һәм үзен җәмгыять һәм республика өчен кирәкле булуын тою мөһим. Без барыбыз да катлаулы иҗтимагый-сәяси шартларда эшлибез, мин битарафлык белән экстремизм арасындагы «тар коридорда» дияр идем, без битараф була алмыйбыз, һәм без сүзнең бәясе никадәр зур булуын, дөрес әйтелмәгән сүзнең иң күңелсез нәтиҗәләргә китерүен беләбез», – дип ассызыклады Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

Матбугат көне уңаеннан тантаналы чаралар Яңа Камал театры бинасында дәвам итә.

Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев