“Агромастер” киләчәккә атлый
Заманча авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче завод районга инвестицияләр кертә
“Агромастер” җитештерү компаниясенә Татарстаннан гына түгел, ә илебезнең башка төбәкләреннән дә кунаклар килү яңалык түгел. Шушы көннәрдә “Агромастер” компаниясенә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко килде. Кунаклар компания эшчәнлеге белән танышты, җитештерү цехларын карады.
“Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов предприятиене тотрыклы үстерү чаралары хакында сөйләде.
– “Агромастер” – Европа стандартлары буенча чәчү комплекслары, туфрак эшкәртү техникасы, тракторлар һәм үзйөрешле машиналар, үзбушаткычлар һәм ярымприцеплар, шулай ук кояш электр станцияләрен, светодиод яктырткычларын һәм электрон системаларын җитештерүче заманча машина төзү предприятиесе, – диде ул. – Компаниянең яхшы җиһазланган көчле конструкторлык бюросы бар. Техника дөньякүләм алдынгы тәҗрибә нигезендә цифрлы технологияләр кулланып, өч үлчәмле проектлауга таянып ясала.
Предприятиедә тимер эшкәртү һәм кисү буенча заманча механизмнар, җайланмалар, плазма һәм лазер станоклары эшли. Чәчү комплексларын, туфрак эшкәртү техникасын, тагылма кораллар һәм “Т-360” тракторын җитештерү буенча “Агромастер” Татарстанда әйдәүче компания булып санала. Предприятиедә җитештерелүче техника Россиядә, Казахстанда, Монголиядә, Азәрбайҗанда, Әрмәнстанда, Молдова һәм Белоруссиядә сатыла. “Агромастер” “КамАЗ” автомашиналарының кузовларын һәм тагылма прицепларын да ремонтлый.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 23 август санында укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев