Әфган сугышы ветераны Зөфәр Садертдинов истәләгенә бильярд ярышлары үтте
Ярышта Симәк авылы җирлегендә яшәүче егермегә якын һәвәскәр бильярдчылар катнашты
Симәк авылында гомер иткән, бүгенге көндә мәрхүм авылдашлары – Әфган сугышы ветераны Зөфәр Садертдинов истәләгенә бильярд ярышлары үтте. Ярышта Симәк авылы җирлегендә яшәүче егермегә якын һәвәскәр бильярдчылар катнашты. Катнашучыларны мәрхүмнең тормыш иптәше Фәнисә Садретдинова да сәламләде. Ярышларның төп оештыручылары бертуган Данил һәм Динар Госмановлар. Җиңүчеләргә иганәчеләр тарафыннан алынган истәлекле бүләкләр тапшырылды. 1 урын – Фәнүс Исламовка бирелде. 2 урынны Фәнил Мифтахов яулады. 3 урында – Ильфат Габдрахманов.
– Истәлекле чара тәмле күчтәнәчләр һәм чәй эчү белән тәмамланды, - дип хәбәр итә Данил Госманов.
Данил Госманов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев