Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

37 яшьлек ир-ат полиция хезмәткәрен мыскыллаган өчен җаваплылыкка тартылды

10 апрельдән 16 апрельгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 52 (алдагы атнадагыдан 3кә күбрәк) хәбәр керде, дип яза район эчке эшләр бүлеге штабы.

37 яшьлек ир-атка карата РФ ҖКның 319 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ул исерек хәлдә полиция хезмәткәренә халык алдында мыскыллау сүзләре әйткән.

Административ законлылыкны бозган өчен полиция хезмәткәрләре тарафыннан 115 беркетмә төзелде. Җәмәгать тәртибен бозган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән, җәмәгать урынында исерек килеш йөргән, вак караклык кылган, тәмәке тартуга бәйле тыюларны бозган, кеше кыйнаган һәм реализацияләү тыелган товарны саткан райондашларыбыз административ җаваплылыкка тартылды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен - 99, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 2 беркетмә төзелде.

Атна дәвамында 2 юл-транспорт һәлакәте булды, барысы да механик характерда, зыян күрүчеләр юк. 115 беркетмәнең 6сы "Имин шәһәр" АП комплекс ярдәмендә ачыкланган кыңгыр эшләр буенча төзелде. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада 4 кинәт үлү очрагы теркәлде. Алар - 1921-1935 елгы райондашларыбыз.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев