Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы флагы көне билгеләп үтелә

Татарстан Республикасы флагы көнен бәйрәм итү алдыннан Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Татарстан Республикасы флагы көне» темасына тематик чара узды

Психолог Рәйлә Сәлахова очрашуның беренче өлешендә «Мәгълүмати сәгать» үткәрде, өлкәннәргә Татарстан Республикасы флагының тарихы турында сөйләде.

Чараның икенче өлешендә тәрбияче Алсу Рәхмәтуллина «Татарстан Республикасы флагының өч төсе билгеләре» дигән темага блиц-сораштыру үткәрде. Катнашучылар бик теләп үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, төсләрнең нәрсә аңлатулары турында сөйләделәр: яшел – яз яшеллеге, яңарыш; ак – чисталык төсе; кызыл –энергия, көч, тормыш.

Чараның төп максатлары – өлкән яшьтәге кешеләрнең милли үзаңын, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм республика халкын берләштерүче символ буларак Татарстан флагын популярлаштыру булды.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев