25 гыйнвар - Россия студентлар көне
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия студентлар көне белән котлады
«Укуын тәмамлаган һәм бүгенге көндә белем алуын дәвам итүче һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәм! Студент еллары - уку вакыты гына түгел, шәхес буларак формалашу, якты идеяләр туу чоры да», - дип искәртте ТР Рәисе MAX мессенджерында.
«Күп кенә күренекле галимнәр, сәясәтчеләр һәм сәнгать эшлеклеләре үз юлларын нәкъ менә безнең югары уку йортларында башлады», – дип өстәде ул.
Республика җитәкчесе шулай ук видеоролик урнаштырды, анда хәзерге Татарстан территориясендә югары уку йортларында белем алган төрле өлкәләрдәге күренекле вәкилләр санап үтелә.
ТР Рәисе Лев Толстой, Владимир Ульянов-Ленин, Абдулла Алиш, Михаил Симонов, Сергей Аксаков, Станислав Говорухин, Софья Гобәйдуллина, Минтимер Шәймиев һәм Марат Хөснуллинны искә алган.
Видео: max.ru/rustamminnikhanov.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев