Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чаралары старт алды

Шундый чараларның берсе район картлар һәм инвалидлар интернат-йортында узды

Интернатта тәрбияләнүче ир-егетләрне бәйрәм уңаеннан тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова килде. Ул өлкәннәрне тәбрикләп район башлыгының сәламнәрен җиткерде һәм бәйрәм белән тәбрикләде. Өлкәннәр шулай ук Россия Социаль фондының Мөслим районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиеваның да чыгышын тыңладылар.  Махсус хәрби операция ветераны Рүзәл Зәйнетдинов өлкәннәр белән очрашып, аларга бәйрәм котлауларны җиткерде. Интернат директоры Гөлнар Шакирянова да өлкәннәргә ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Чарада катнашучы ир-егетләргә истәлекле бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырылды.

Гөлнар Шакирянова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев