2027 елдан газета-журналларга язылу бәясе 70 процентка кадәр артырга мөмкин
«Безнең төп максат – укучыларны бу кискен бәя артудан саклау»
Әлеге мәсьәлә Татарстан Журналистлар берлегендә узган очрашуда күтәрелде. Журналистлар фикеренчә, бу тиражлар кимүгә генә түгел, кайбер басмаларның ябылуына да китерергә мөмкин.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиадиректоры Алсу Исмәгыйлова әйтүенчә, хәзер социаль әһәмияткә ия булган басмаларны почта аша тарату чыгымнарының 25 проценты федераль субсидия хисабына каплана.
«Әгәр бу ташлама бетерелсә, почта хезмәтләре, типография чыгымнары һәм газеталар чыгару бәясе арту белән бергә язылу бәясе 66 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу – газета-журналларның төп максатчан аудиториясе булган пенсионерлар һәм социаль якланмаган катлам өчен бик зур бәя. Безнең төп максат – укучыларны бу кискен бәя артудан саклау. Бәяләр барыбер күтәреләчәк, әмма без аның мөмкин кадәр азрак булуына ирешергә тиеш. Мәсәлән, 65 процент түгел, ә 10, 15 яки 20 процент», – диде ул.
«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Журналистлар союзы президиумы әгъзасы Венера Якупова сүзләренчә, дәүләт ярдәмен кыскарту нәтиҗәләре инде хәзердән үк сизелә. Әгәр 2025 елда Татарстанда 124 массакүләм мәгълүмат чарасы дәүләт ярдәмен алган булса, 2026 елда аларның саны 68гә генә калган. Ярдәмнән мәхрүм калган 56 басманың күбесе милли телләрдә нәшер ителә. Бу язылу бәясе артуга һәм укучылар саны кимүгә китергән.
«Традицион мәгълүмат тарату каналларын югалтырга ярамый»
Татарстан Журналистлар союзы рәисе Илшат Әминов хәбәр иткәнчә, Татарстан журналистлар берлеге Россиянең Цифрлы үсеш министры Максут Шадаев исеменә мөрәҗәгать юллаган.
«Татарстан журналистлар җәмәгатьчелеге төбәк-донорлар өчен вакытлы матбугатны таратуга бирелә торган субсидияләрне бетерү турындагы хәбәрне зур борчылу белән кабул итте. Безнең өчен иң мөһиме – укучы белән элемтәне саклау. Алар арасында авыл халкы да, бүген туган ягыннан еракта хезмәт итүче сугышчыларыбыз да бар. Алар өчен туган яктан килгән һәр хәбәр аеруча кадерле. Глобаль мәгълүмати каршылык шартларында традицион мәгълүмат тарату каналларын югалтырга ярамый», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Хәзер исә илнең төрле төбәкләрендәге баш мөхәррирләр күмәк мөрәҗәгать әзерли.
«Бик күпләр әле дә кәгазьдәге матбугатка өстенлек бирә»
Венера Якупова әйтүенчә, соңгы вакытта кәгазьдән укуның әһәмияте турында да күбрәк сөйли башладылар.
«Соңгы елларда кешеләрне интернетка күчәргә өндәсәләр дә, бик күпләр әле дә кәгазьдәге матбугатка өстенлек бирә. Федераль каналларда балаларны нәкъ кәгазьдән укырга өйрәтергә кирәклеге турында сюжетлар күрсәтелә. Табиблар да гаджетларны иртә куллануның зыяны турында сөйли. Боларны җәмгыятькә җиткерергә кирәк», – диде ул.
Ул Финляндия тәҗрибәсен мисал итеп китерде. «Анда хәтта йөз генә язылучысы булган җирле газеталарны да дәүләт саклый. Чөнки алар кешеләрне берләштерә. Моннан тыш, рус, татар һәм башка милләтләрнең әдәбияты газета битләрендә формалашкан. Пушкин, Достоевский, Тукай, Җәлил – барысы да иҗат юлларын матбугаттан башлаган. Социаль челтәрләр мондый мәктәпне алыштыра алмый. Язылу институтын югалту – милләт өчен зур зыян», – дип саный ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев