Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

2026 елда Татарстанда Miss BRICS Халыкара матурлык конкурсы оештырыла

Татарстан Республикасында Miss, Mrs һәм Little Miss BRICS 2026 Халыкара матурлык бәйгесен уздыру буенча оештыру комитеты оештырылды

ТР Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Комитет конкурсны әзерләү һәм оештыру белән шөгыльләнәчәк. Miss BRICS уздыру буенча планны бер ай эчендә эшләргә һәм расларга тиешләр.

Документка караганда, комитетны ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк, ә аның урынбасары республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова булачак. Оештыру комитеты секретаре итеп Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова билгеләнде.

Miss BRICS 2026 сайтындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, конкурс 1 марттан 8 мартка кадәр «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. Аны ел саен уздыру күздә тотыла.

Матурлык бәйгесендә 19 ил вәкиле катнаша ала. Алар арасында – Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Таиланд, Мисыр, Көньяк Африка Республикасы, Казахстан, Нигерия, Вьетнам, Уганда, Малайзия һәм башкалар.

https://www.business-gazeta.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев