2022 елга Татарстанда цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү 70 процент булыр дип фаразлана
Хәзер бу сан 42,5 процент дәрәҗәсендә. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Татарстанда дәүләт хезмәтләренең 70 проценты цифрлы форматта булуына 2022 елга ирешү ниятләнә. Хәзер бу сан 42,5 процент дәрәҗәсендә. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Ул республикада «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.
«Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектының төп бурычы — 2024 елга иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 100 процент дәрәҗәдә цифрлы рәвештә булуы. «Бу шактый мөһим бурыч, түрәләр катнашы, тәэсире мөмкин кадәр киметелергә тиеш», — диде Айрат Хәйруллин.
Айрат Хәйруллин әйтүенчә, Татарстанда кайбер күрсәткечләргә билгеләнгән сроклардан иртәрәк ирешелергә мөмкин. Ул моны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч икәнен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев