Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 апрельдән йөк машиналары хәрәкәте чикләнде

Республикада юлларны саклау максатында, 15 апрельдән 14 майга кадәр йөк машиналары хәрәкәте чикләнде. Чикләүләр транспорт чарасының бер күчәренә төшүче авырлык алты тоннадан арткан техникаларга кагыла. "Автомобиль юлларында авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү турындагы карарны санга сукмаучылар очрап тора.

Бүгенге көндә авырлык нормаларын бозган 3 шоферга беркетмә төзелде. Юлларның чисталыгын, шоферларның иминлеген саклау буенча да даими рейдлар уздырыла. Басу пычрагын юлга чыгарган шоферлар административ җаваплылыкка тартыла. Физик затларга - 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга - 25 мең сумнан башлап, юридик затларга 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф каралган. Шушы көннәрдә басу пычрагын юлга алып чыккан өчен бер шоферга 25 мең сум күләмендә штраф салынды", - ди ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев