"Татар-информ".
Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына урыны белән 18-23 метрга (Казанда - 20 метрга) кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе матбугат хезмәте.
Моңа кадәр НТВ телеканалы Мәскәүгә Европада берничә кешенең гомерен өзгән «Герварт» давылы якынлашуы хакында хәбәр иткән иде.
Нет комментариев