Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

1 июль – Россиядә Хәрби хәрәкәт ветераннары көне

Бүген Мөслимдә Хәрби хәрәкәт ветераннары көненә багышланган митинг узды

Бу истәлекле дата Ватан мәнфәгатьләрен яклап төрле елларда сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашкан барлык ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көне булып тора.

Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, Алтай Республикасыннан районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән кунаклар, хәрби хәрәкәт ветераннары, һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары, махсус хәрби операциядә катнашып, хәзерге вакытта ялда булган һәм демобилизацияләнгән райондашларыбыз, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Митинг барышында ветераннар вафат булган хәрби иптәшләренең якыннарына чәчәкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Батырларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, чарада катнашучылар һәйкәл-стелага чәчәкләр салдылар.

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның батырлыгы, тугрылыгы һәм фидакарьлеге – киләчәк буыннар өчен үрнәк. Аларның хезмәте һәм истәлеге һәрвакыт күңелләрдә саклансын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев