1 апрельдән күп балалы гаиләләр керемнәре арткан очракта да түләүләрне саклап кала ала
Яңа тәртип 1 апрельдән эшли башлый һәм 230 меңнән артык бала тәрбияләүче 70 меңнән артык күп балалы гаиләгә кагыла
Ул билгеләп үткәнчә, гамәлдәге нормалар урыннардагы белгечләргә үзгәрүчән карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирмәде, чөнки аларны билгеләү тәртибе законнарда катгый рәвештә беркетелгән иде. Аның сүзләренчә, әгәр гаиләнең кереме яшәү минимумыннан артып китсә, вазгыятьне үзгәртергә мөмкин түгел иде.
Канчели сөйләвенчә, хәзер кагыйдәләр йомшартылды: керем артуның рөхсәт ителгән чиге кертелде. Бу күрсәткеч 10 процент тәшкил итә. Ул ассызыклаганча, мондый алым гаделрәк, чөнки төбәкләрдә яшәү минимумы төрлечә һәм гаиләләр составы да төрле.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, түләүне билгеләү вакыты да үзгәргән - хокук расланганнан соң пособие хәзер бер елга билгеләнә. Бу гаиләне берничә ай саен документларны кабат тапшырудан коткара.
Канчели яңа тәртип 1 апрельдән эшли башлый һәм 230 меңнән артык бала тәрбияләүче 70 меңнән артык күп балалы гаиләгә кагыла, дип өстәде.
Чыганак, фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев