03 хәбәр итә
Яңалыклар

03 хәбәр итә

Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашы­гыч ярдәм бүлегенә 72 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

Аларның күбесе йөрәк-кан тамырлары авырулары, юга­ры кан басымы белән. “Халык иртәгә бәйрәм итәчәк. Яңа ел каршылаганнан соң, иртәне чиста су эчеп башлар­га кирәк. Күп һәм төрле ризыклар ашаганнан соң кеше организмында токсиннар күләме арта. Алар оганизм­нан чыксын өчен чиста су кирәк. Артыгын ашап таш­ламагыз, бәйрәм яллары хәвефсез үтсен!” – ди ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлфирә Сабирова.


Нет комментариев