Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Шикәр аналоглары

Россиядә кеше елга уртача 37 кг «ак үлем» ашый.

Россиядә кеше елга уртача 37 кг «ак үлем» ашый. Шикәрне кирәгеннән артык кулланучыпарга нәрсә яный соң? Кариес, симерү, шикәр диабеты, гипертония, атеросклероз h.б. Менә шул «шатлыкларны» булдырмас өчен, кеше тәүлегенә 60-90 г гына шикәр ашарга тиеш. Ә өлкәннәргә тагын да азрак күләмдә. Тәмлетамакларга исә шикәр аналогларына күчәргә киңәш ителә.

Шикәр аналоглары ике төргә: татлыландыргыч һәм шикәр алмаштыргычларга бүленә. Аларның татлылыгы һәм калориялелеге төрлечә була.

Татлыландыргычлар - күп атомлы спиртлар, ягъни чиста химик матдәләр. Иң татлы татлыландыргычлар булып сахарин, аспартам, цикламат санала. Цикламат шикәргә караганда - 30, аспартам - 200, сахарин 500 тапкыр татлырак. Алар чәй, каһвә эчәргә яратучылар өчен яхшы, ә камырга салсаң, пирожкилардан әче тәм килә. Бу төр татлыландыргычларның калориясе аз. Шулай да аларның файдасы һәм зыяны турында галимнәр арасында бүгенге көнгә кадәр бәхәс бара.

Шикәр алмаштыргычлар - сорбит һәм ксилит - табигый чималдан (мәсәлән, ксилит үзагачтан, кукуруз чәкәненнән) җитештерелә.

Сорбит татлылыгы ягыннан шикәрдән калыша, ә ксилит шикәр белән бер дәрәҗәдә. Алар белән чәй эчәргә дә, камырга салырга да була. Шикәр алмаштыргычлар диабет белән авыручылар өчен алыштыргысыз ризык санала. Ә менә симез кешеләргә аларны кулланырга киңәш ителми.

Сорбит белән ксилитны кирәгеннән артык куллану зарарлы. Алар эчне йомшартырга һәм үтне артык кудырырга мөмкин.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев