Көнчелек
Файдалы мәгълүмат

Көнчелек

Көнче – килеп чыгышы белән төрки сүз.

Түбәндәге мәгънәләргә ия: көнләшүчән, күпсенүчән, хөсетле.

Пәйгамбәребез әйтте: “Көнчелектән саклана күрегез. Дөреслектә ут утынны ашаган кебек, көнчелек тә изгелекләрне, савапларны ут кебек ашыйдыр”. (Мөслим)

Көнчелек – көнченең үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә  куркыныч күренеш.  Коръәннең “Фәләкъ” сүрәсендә: “Һәм көнче кешенең явызлыгыннан Таңның Раббысы Аллаһка сыенамын”, - дип әйтелә. Көнләшү нәтиҗәсендә туганнар, дуслар дошманлашырга, кешеләр аңлы рәвештә бер-берсенә зыян салырга мөмкин. Бу кичерештән  өстен, азат булган кеше үзен бәхетле хис итә. Бу хакта халык авыз иҗаты, аерым авторларның әсәрләрен укып та танышырга була.

http://ru.freepik.com/

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев