Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Борынга әйбер керсә...

Балалар гадәттә төрле әйберләрне авызларына алалар яки аларны бо­рыннарына, колакларына кертәләр. Еш кына алар сулыш юлларына да эләгә.

Борынга әйбер керсә...

Балалар гадәттә төрле әйберләрне авызларына алалар яки аларны бо­рыннарына, колакларына кертәләр. Еш кына алар сулыш юлларына да эләгә.

Колакка яки борынга кергән әйберләрне үзегез алырга тырышмагыз. Ин­струмент һәм тәҗрибә булмау сәбәпле, җәрәхәт ясарга, колак пәрдәсен ертыр­га мөмкин. Барлык очракларда да табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Колакка тере бөҗәк керсә...

Колакка бөҗәк кергәндә берничә тамчы үсемлек мае, глицерин яки җылы су тамызырга кирәк. Баланың башын аска идерсәң, бөҗәк сыеклык белән бергә үзе чыга.

 

Сулыш юлына ризык эләксә…

Сулыш юлына ризык эләксә, буылу һәм йөткерү өянәге башлана. Бу очракта баланы алга таба бөгелеп йөткертергә һәм сак кына аркасына кагарга кирәк. Әгәр бу да ярдәм итмәсә, аны ашыгыч рәвештә отоларингологка яки хирургия бүлегенә алып бармыйча булмый.

 

Фото - "Татар-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев