Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Спорт

Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары ГТО нормативларын тапшырды

Спорт нормативларын уңышлы тапшырган катнашучыларга бронза, көмеш яки алтын билгесе бирелә

ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер") — безнең илдә 1931 елда төзелгән физик әзерлек программасы. ГТОның төп бурычы - россиялеләрне күбрәк спорт белән шөгыльләнергә этәрү. Спорт нормативларын уңышлы тапшырган катнашучыларга бронза, көмеш яки алтын билгесе бирелә."Традиция буенча Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары ГТО нормативларын тапшырды. Алар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм үз яшьләренә туры килгән барлык нормативларны да уңышлы тапшырдылар. 17 гыйнварда мәктәпнең спорт залында тантаналы шартларда ГТО нормативларын уңышлы тапшырган катнашучыларга билгеләр һәм таныклыклар тапшырылды", - дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ГТО администраторы Расил Фәттахов. Шулай ук проектны гамәлгә ашыруда һәм популярлаштыруда актив катнашканнары өчен мәктәп директорлары Дамира Гыйләҗева, укытучылар – Айрат Хөсәенов, Илсөя Шәйгарданова, Чулпан Хаҗиева Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Фотолар - Расил Фәттаховтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев