Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Спорт

Мөслим районы «Татарстан чаңгы юлы-2025» спорт акциясенә кушылды

Чарага килүчеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләп, чаңгы шуу кебек спорт төренә аеруча зур игътибар итәргә чакырды.

Чаңгы юлында районның Совет һәм Башкарма комитет, мәктәпләр, мәктәпкәчә белем бирү, район үзәк хастаханәсе һәм башка бүлек, оешма-предприятиеләре актив җыелды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яшьләр өчен "Форпост" патриотик хәрәкәтендә шөгыльләнүче егетләр райондашларыбызга чыгышларын тәкъдим итте.

ГТО нормативларын уңышлы тапшырган Сруровлар, Талиповлар һәм Идиятуллиннар гаиләләре "Хезмәткә һәм оборонага әзер" значоклары белән бүләкләнде.

Чаңгы юлын үтү нәтиҗәләре белән дә таныштырабыз.

– "Иң өлкән катнашучы" номинациясендә Илгиз Низамов тәбрикләнде;

– "Иң кечкенә катнашучы" – Ралина Сөләйманова;

– "Иң актив гаилә" номинациясендә Гамировлар гаиләсе бүләкләнде;

– "Иң актив оешма" – Мөслим гимназиясе";

– "Иң актив җитәкче" дип Салават Сруров табылды;

– "Мистер Лыжня" номинациясендә Ирек Гыйльметдинов бүләкләнде;

– "Миссис Лыжня" – Айгөл Ситдыйкова;

– "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә Альберт Хуҗин тәбрикләнде;

– Фасыйл Арсланов иң актив спортчы дип табылды.

Әлеге райондашларыбызга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев