Мөслим командасы «Дельфинята» йөзү ярышларында катнашты
Спорт мәктәбенең җыелма командасы 9 катнашучы белән тәкъдим ителде
14 ноябрь көнне 2019-2020 елларда туган яшь йөзүчеләрнең спорт мәктәбе җыелма командасы Әлмәт шәһәрендә узган "Дельфинята" йөзү ярышларында катнашты. Спорт мәктәбенең җыелма командасы 9 катнашучы белән тәкъдим ителде.
Ярышларга йомгак:
2020 елгы малайлар, 25 метрлы дистанция аркада:
Кәбир Баһаветдинов - көмеш
25м кроль:
Радмир Хуҗиәхмәтов -көмеш
Нариман Шәрифуллин -бронза
2019 елгы кызлар 25 м кроль дистанциясе:
Ләйлә Муглиева -алтын
50м кроль:
Алия Шәмсивәлиева - көмеш
Ләйлә Муглиева -бронза
2019 елгы малайлар:
Данис Габидуллин -25м кроль һәм 50м кроль дистанцияләрдә ике тапкыр көмеш призер.
Барлыгы команда копилкасында: Алтын - 1 Көмеш-5 Бронза-2 Тренерлар составы ярышларга баруны оештыруда ярдәм иткән әти - әниләр - Динар Хуҗиәхмәтов һәм Динар Шәрипов өчен рәхмәт белдерә.
Фотолар – «Яшьлек» спорт мәктәбеннән.
Нет комментариев