Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Мәскәүдән – җиңү белән!

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, балалар арасында “Җиңү кубогы” регионара футбол турниры үтте.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, балалар арасында “Җиңү кубогы” регионара футбол турниры үтте. Анда “Яшьлек” спорт мәктәбенең “Мирас” командасы да катнашты. Футболчылар Мәскәү өлкәсендә узган әлеге ярышта беренче урынны алды!

– Егетләрнең куануының чиге юк! Җиңү бер генә кешедән тормый, ялгыз гына җиңеп, уңышка ирешеп булмый. Команда уеннарында бигрәк тә. Тынгысыз тренировкалар, ял белән исәпләшмичә шөгыльләнү, уенны камилләштерүнең нәтиҗәсе бу. Алга таба да бирешмәскә иде. Һәр уенчыма, аларның әти-әниләренә, безгә ышанган спорт мәктәбенә рәхмәт! – ди “Мирас” командасының тренеры Илфат Хафизов.

Бу җиңү “Мирас” футболчыларына 19-21 июнь көннәрендә Мәскәүдә узачак БРИКС халыкара турнирында катнашу мөмкинлеген бирде. Әлеге юллама бик сирәкләргә генә эләгә.

Фото – Илфат Хафизовның шәхси архивыннан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 23 май саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев