Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Мәйданнарда исемең калды!.. (фоторепортаж)

Райондашыбыз Айзат Сабитов истәлегенә республикакүләм көрәш ярышы оештырылды.

2 июнь көнне Мөслим республика спорт сөючеләрнең үзәгенә әйләнде. Беренче тапкыр республикакүләм татар милли көрәш бәйгесе ачык һавада үтте. Ярышларда Мөслим, Сарман, Минзәлә һәм Актаныш районнарыннан килгән 2009-2012 елгы яшүсмерләр катнашты. 

Айзат – Мөслим егете, юл-транспорт фаҗигасендә һәлак була. 

– Кечкенәдән үк бик җитез, елгыр булды. 3 сыйныфка җиткәч, көрәш белән шөгыльләнү хыялы барлыкка килде, – ди Айзатның әнисе Тәнзилә ханым. – Нәселебездә данлыклы көрәшчеләр юк, шулай да әтисе яшьрәк чакта сабантуйларда көрәшкәләде. Айзатымның көрәш түгәрәгенә йөрүенә мин риза булмадым. “Сәламәтлегеңә зыян килә, йөрмә”, – дип каршы төштем. Әмма ул көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итте. Түгәрәкләргә дә, ярышларга да теләп йөрде. Сабантуйларда да көрәшә иде. Җиңүләр яулап, сөенеп кайткан мизгелләре әле дә күз алдымда тора. 

Айзат әни җанлыклы була, әнисен кайгыртып яши, һәр эштә ярдәм итәргә тырыша. “Минем аны ачуланганым да булмады бугай. Көрәшкә йөрүенә генә каршы идем. Улым минем өчен гомерен дә бирде”, – ди Тәнзилә ханым, күз яшьләрен сөртеп. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 7 июнь санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев