Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кышкы спартакиада ярышлары старт алды

Уеннарны тантаналы ачу чарасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашучыларны сәламләп, спортчыларга уңышлар теләде.

Районның оешма-предприятие командалары арасында XXXV кышкы спартакиада ярышлары старт алды!

Уеннарны тантаналы ачу чарасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашучыларны сәламләп, спортчыларга уңышлар теләде. "Яшьлек" спорт мәктәбе җитәкчесе Шамил Мадъяров командаларны ярышлар тәртибе белән таныштырды. 

Спартакиаданың беренче көнендә командалар бадминтон, өстәл теннисы һәм армрестлинг кебек спорт төрләре буенча көч сынаштылар.

Нәтиҗәләр белән таныштырабыз.

Бадминтон: 
I урын – Совет һәм Исполком командасы;
Il урын – «Август-Мөслим» җәмгыяте һәм икмәк кабул итү предприятиесе командасы;
Ill урын – мәктәпләрнең җыелма командасы.

Армрестлинг (хатын-кызлар арасында):
I урын – район үзәк шифаханәсе;
Il урын – «КультАгро»;
Ill урын – мәктәпләрнең җыелма командасы.

Армрестлинг (ир-атлар арасында):
I место – «Сети»;
Il место – «Август-Мөслим» җәмгыяте һәм икмәк кабул итү предприятиесе командасы;
Il место – «КультАгро».

Өстәл теннисы:
I урын – «Август-Мөслим» җәмгыяте һәм икмәк кабул итү предприятиесе командасы;
Il урын – мәктәпләрнең җыелма командасы;
Ill урын – Совет һәм Исполком.

Фотолар - район хакимияте матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев