Казанда «ГТО уеннары» фестивале узды
Спорт

Казанда «ГТО уеннары» фестивале узды

Мөслимнән җиде райондашыбыз катнашты

28-29 март көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтенроссия физкультура-спорт уеннары кысаларында «ГТО уеннары» фестивале узды. Бу ярышларда безнең Мөслим районыннан җиде райондашыбыз катнашты. Фестиваль сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә өндәү максатыннан үткәрелде. Мөслимлеләр әлеге ярышларда актив катнашып, уңышлы гына чыгыш ясадылар:

«Райондашларыбызның нәтиҗәле чыгышы Мөслим җирендә спортка игътибарның югары дәрәҗәдә булуын раслый», – дип хәбәр итә Мөслим районы ГТО берләшмәсе җитәкчесе -Расил Фәттахов.

Фотолар – "Яшьлек" спорт сәламәтләндерү комплексыннан. 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев