«ИЛТРАНС» командасы - җиңүче
Спорт

«ИЛТРАНС» командасы - җиңүче

Волейбол ярышында барлыгы 30 команда катнашты.

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә II лига ир-ат командалары арасында волейбол буенча  Яр Чаллы шәһәр Советының ФСО "Динамо" кубогына муниципальара чемпионат тәмамланды. Ул 2023 елның октябрендә башланган иде. 

Чемпионатта Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Җәлил, Сарман, Мөслим, Тукай һәм Менделеевск районнарыннан барлыгы 30 команда катнашты.

Финал очрашулары нәтиҗәләре буенча чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде. Җиңүче булып Мөслимнең "ИЛТРАНС" командасы чыкты!

Иң яхшы уенчы дип Нәргиз Хәсәншин танылды.

Фотолар - Мөслим спорт мәктәбеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев