Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Яр Чаллы шәһәрендә көрәш ярышларында катнаштылар

Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшүсмерләр Яр Чаллы шәһәрендә көрәш буенча үзләрен сынап карадылар.

 Чаллы шәһәрендә "Профит" ҖЧҖ призына көрәш буенча яшүсмерләр арасында муниципальара бәйге узды.

"Спорт мәктәбенең көрәшче егетләре әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга ия булдылар.

2010-2012 елгы яшүсмерләр арасында:
 3 урында - 40 кг үлчәү авырлыгында Айвар Сәетгалиев
 3 урында - 45 кг үлчәү авырлыгында Искәндәр Сәетгалиев.

Матур көрәш алымнары ясаган яшь көрәшчебезне дә игьтибарсыз калдырмадылар. Бу номинациядә Раяз Хәлиуллин бүләкләнде", - дип хәбәр итә ТР Көрәш Федерациясенең Мөслим районы буенча кураторы Алгиз Корбанов.

Призерларнын тренерлары - Ленар Садретдинов, Расил Фәттахов.
 Алгиз Корбанов фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев