Якташыбыз Фәйрүс Минһаҗетдинов истәлегенә футбол турниры узды
Спорт

Якташыбыз Фәйрүс Минһаҗетдинов истәлегенә футбол турниры узды

Турнирда 2014-2015 елгы яшүсмер егетләрдән төзелгән 8 команда катнашты

"Яшьлек" спорт комплексында якташыбыз Фәйрүс Минһаҗетдинов истәлегенә II регионара мини-футбол турниры узды. Турнирда 2014-2015 елгы яшүсмер егетләрдән төзелгән 8 команда катнашты.

Ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
1 урынны Мөслим "Мирас" командасы яулады;
2 урында – "Компонент" Яр Чаллы командасы;
3 урынга "Орион" - БРның Яркәй спортчылары лаек булды.
4 урында - Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбенең "Мирас" командасы.

Турнирның иң яхшы уенчылары дип Илфар Нәгыймов, Кәрим Вәлиев, Илмир Шакиров табылды.

Фәйрүс Минһаҗетдиновның гаиләсе турнирны оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Фотолар - "Яшьлек" спорткомплексыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев