Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Спорт

«Дуслар истәлегенә» — футбол турниры

Шимбә, «Яшьлек» спорт комплексында чын мәгънәсендә дуслык һәм спорт рухы тантана итте

Шимбә, «Яшьлек» спорт комплексында чын мәгънәсендә дуслык һәм спорт рухы тантана итте. Биредә 19 нчы ел рәттән традицион рәвештә «Дуслар истәлегенә» багышланган футбол турниры узды. Бу чара — бары тик уен гына түгел, ә дусларыбызны искә алу, бердәмлек һәм спортка булган мәхәббәтне чагылдыручы матур традиция.

«Дуслар истәлегенә» багышланган футбол турниры узды
«Дуслар истәлегенә» багышланган футбол турниры узды

Яшүсмерләр арасындагы ярышларның җиңүчеләре инде билгеле. Нәтиҗәләр буенча:
«Курай паркы» командасы — беренче урын;
«Юность» командасы — икенче урын;
«Стадион» командасы — өченче урын;
«Мирас» командасы — дүртенче урын.

Шулай ук, уен барышында үзләрен аеруча яхшы яктан күрсәткән уенчылар да билгеләп үтелде:Ризван Сәлахов, Ильяс Мифтахов, Кәрим Зәрипов һәм Әнвәр Вәлиев турнирның иң яхшылары дип танылды.

Җиңүчеләргә оештыручылар тарафыннан кубоклар, грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы уенчыларга истәлекле сувенирлар белән акчалата конверт бирелде. Катнашучыларның көч туплап алулары өчен тәмле аш-су да оештырылган иде. Бу матур чараны оештырган иганәче егетләребезгә зур рәхмәт җиткерәбез.

Фотолар – «Яшьлек» спорт комплексыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев