Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Спорт

Чаңгы юлы – истәлек юлы

13 февраль көнне Тойгелде авылында Фәнисә Габделхакова истәлегенә чаңгы ярышлары узды

Традицион ярышларда 1-9 сыйныфлардан 100гә якын укучы катнашты.

Бәйге быел бишенче мәртәбә үткәрелде. Ярышларга көне дә матур булып, чаңгы зонасы балаларның тавышыннан тынып тормады.

– Фәнисә истәлегенә үткәрелгән ярышлар аның рухына дога булып барып ирешсен иде. Бер вакытта эшләдек, эчкерсез, үз эшенең остасы булган, фанатларча укучыларның уңышларына сөенгән, һәрьяклап булган укытучы буларак күңелләрдә саклана. Киләчәктә бу ярышларны район күләмендәге кысалардан чыгарып, районара ярыш дәрәҗәсенә җиткерергә иде! Ут-күршеләребез булган Сарман, Азнакай районнарының чаңгы спортын сөючеләре дә катнашса, бәйге үзгә төсмер алыр иде! Бәйге аудиториясен киңәйтергә, зур масштабта үткәрергә вакыттыр! – диде Баланлы һәм Михайловка мәктәпләренең физкультура укытучысы Марат Габидуллин.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 21 февраль саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев