Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Армрестлинг буенча I Бөтенроссия ярышлары узды

Мөслим районы данын егетләр яклады

4-8 декабрь көннәрендә Орел шәһәрендә юниорлар арасында армрестлинг буенча I Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 21 төбәгеннән яшь спортчылар көч сынашты.

"Үз үлчәү авырлыкларында сул кулны көрәштерүдә Раил Хөснетдинов, Илһам Бариев, Данияр Хәбибуллин I урыннарны яулады һәм алтын медальләр белән бүләкләнде. Уң кул көрәшендә Раил Хөснетдинов һәм Илһам Бариев көмеш медальгә лаек булды. Данияр Хәбибуллин III урын яулады һәм армрестлинг буенча спорт мастерына кандидат разрядын үтәде. Спортчыларның тренеры - Ларис Бариев", - дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән.

 Фотолар - спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев