Әмәтовлар лаеклы нәтиҗә күрсәтте
Әхмәтовлар гаиләсе безнең районны ГТО фестиваленең төбәк этабында тәкъдим итте!
26 апрельдә Казанда гаилә командалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ГТО фестиваленең төбәк этабы узды.
Районыбыз данын Тат. Шуран авылыннан муниципаль сайлап алу ярышларында җиңгән Әхмәтовлар гаиләсе яклады!
Командалар составы: балалар, әти-әниләр, әбиләр яки бабайлар (катнашучыларның яше - 8 яшьтән 69 яшькә кадәр!).
Әхмәтовлар гаиләсе, төбәкнең иң көчле гаилә командалары арасында 9 нчы урынны алып, лаеклы нәтиҗә күрсәтте!
Барлык катнашучылар да истәлекле призлар, медальләр һәм дипломнар алды, ә җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды.
Без якташларыбыз белән горурланабыз һәм аларга яңа спорт казанышлары телибез! Аларның үрнәге башка гаиләләрне актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә рухландырсын!
Фото - "Яшьлек" спорт комплексыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев