Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Спорт

Әмәкәй мәктәбендә 1-9 сыйныф укучылары арасында ГТО нормативлары тапшыру буенча чаңгы ярышлары узды

Ярышлар «Сәламәтлек бишьеллыгы» муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде

"Балаларга чаңгыда 1000, 2000 метр араны үтәргә кирәк иде. Әлеге норматив ГТО комплексының сынаулар исемлегенә керә, шуңа күрә барлык нәтиҗәләр дә мәктәп укучыларына зачетка керде. Җиңүчеләрне ике категориядә билгеләделәр.Башлангыч сыйныфлар арасында Ранил Мөбәрәков һәм Ирада Шәйхразиева - 1нче, Риваль Шәйхразиев, София Искужина - 2нче, Илсия Әхмәтгалиева 3нче урынны яулады.Урта сыйныфлар арасында Айназ Насыбуллин һәм Милена Солонщиковага тиңнәр булмады. Эмиль Бәдретдинов, Аделина Нуриева - 2нче, Марсил Нәгыймов, Эльвина Нуриева 3нче урын яуладылар. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды", - дип хәбәр итәләр Әмәкәй мәктәбеннән.

Фотолар - Әмәкәй мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев