Халык белән бергә
Районда халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк 2015 елда оешкан иде
Күпфункцияле үзәктә хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгы һәм тизлеге генә түгел, аларның төрлелеге дә мөһим. Күпфункцияле үзәкнең Мөслим филиалы җитәкчесе Илшат Шәймөхәмәтов белән оешма эшчәнлеге хакында сөйләштек.
– Илшат Рифгатович, үзәкнең Мөслим филиалы эшчәнлеге белән таныштырсагыз иде, бүген үзәк ничек эшли?
– Күпфункцияле үзәкнең Мөслим филиалында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең 280 артык төре күрсәтелә. Биредә башка оешмаларга мөрәҗәгать итмичә генә дәүләт пошлинасын һәм башка түләүләрне башкарырга мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеге дә бар. Күпфункцияле үзәккә дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-17.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, төшке ял вакытында да эшлибез. Безгә мөрәҗәгать иткәндә, хезмәт күрсәтүнең талон системасыннан да кулланырга була, алдан язылырга да мөмкин.
– Күпфункцияле үзәккә кайсы очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
– Безнең бүлектә Россия Федерациясе гражданины паспортын, иске үрнәктәге чит ил паспортын, СНИЛС, машина йөртүче таныклыгын алырга, теркәлүне (прописка) рәсмиләштерергә, юридик зат яисә шәхси эшкуар буларак теркәлү өчен документлар бирергә, ана капиталын рәсмиләштерергә, хакимият органнары реестрларыннан белешмәләр алырга, салым бурычларын ачыкларга, дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеген алу өчен ЕСИАга хисап күрсәткечләрен расларга, торак белән тәэмин ителергә тиешле ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исемлегенә кертү турында гаризалар бирергә мөмкин. Төп хезмәтләрдән тыш, халык соравы буенча өстәмә хезмәтләр дә тәкъдим итәбез: күчемсез милек объектлары буенча килешүләр (сату-алу, бүләк итү шартнамәләре һәм теркәү) төзибез. Төрле оешма вәкилләре белән халык өчен бердәм консультацияләр уздырабыз.
Фото – Илшат Шәймөхәмәтовның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев