Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Сыра һәм тәмәке мәсьәләсе

СОРАУ: Әссәламү галәйкүм! Исламда сыра һәм никотинга караш нинди, аңлатсагыз иде

ҖАВАП: Вәгаләйкүм әссәлам!

 1. Никотиннан башлыйк. Аның шәригатьтәге хөкеме организмга китергән зарары белән билгеләнә. Никотиннан ясалган сагызлар, таблеткаларга килгәндә, бик кирәк булганда гына (мәсәлән, тәмәке тартуны ташларга теләгән кешегә) искәрмә рәвешендә кулланырга ярый. Өстәвенә, ул сагызларның составы да шикле булырга мөмкин, аңа да игътибар итәргә кирәк. Шунлыктан, никотинның даруханәләрдәге вариантларына мөрәҗәгать итү (мәсәлән, никотин ябыштыргычлар) хәерлерәк булыр.  
2. Безгә билгеле булганча, никотин исерткеч матдә булып саналмый, әмма үзегезнең тәҗрибәне искә алу кирәк: әгәр никотин сезгә исерткеч тәэсир ясый икән, димәк, аны куллану ярамый. Гомумән, никотин куллану ияләшүгә, ә аннары начар гадәткә әверелергә мөмкин.
3. Хәмерсез сыра. Сыра бары тик ГОСТ таләпләре буенча гына алкогольсез эчемлек санала. Ә шәригать буенча составында исерткеч бөтенләй булмаган эчемлек кенә алкогольсез эчемлекләр рәтенә керә. Мондый эчемлекләрнең рөхсәт ителү-ителмәве ике билге буенча билгеләнә: а) бу эчемлек кешегә исерткеч тәэсир итәме-юкмы; б) эчемлек җәмгыятьтә ничек кабул ителә. Әгәр ул хәмер булып санала икән, ул хәрәм була.
Мондый эчемлекне куллану, исертмәсә дә, фетнәләргә китерергә мөмкин. Сыра белән дә шул ук хәл. Ә Аллаһ – яхшырак белүче! 

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

 Фото - Мөслим районы мөхтәсибәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев