Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Су кадере – беткәч арта

Суны саклап һәм кадерләп кенә куллансак иде.

Чыннан да, көнкүрешебезнең һәр минуты, һәр сәгате диярлек су белән тыгыз бәйләнгән. Иртән торып күзебезне ачу белән һәрберебезгә су кирәк. Шуңа күрә суның аз гына килмичә торуы да һәркемдә олы проблема тудыра. Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмау, җитәрлек күләмдә тәэмин итү өчен һәр ел саен су линияләрендә төзекләндерү эшләре алып барыла, яңа башнялар һәм коелар урнаштырыла. Быел да Мөслим үзәгендә бу юнәлештә байтак эш башкарылган. Шулар турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Мөхәмәтдинов Дамир Заһит улы белән әңгәмә кордык.

– Дамир Заһитович, Ташлыяр авылыннан килүче су линиясендә  бик еш өзеклекләр була иде. Аларны булдырмау өчен нинди эшләр башкарылды?

–  Әйе, линияләрнең тузуы  су линиясендә өзеклекләрнең еш булуына китерә һәм су бирүне туктатырга мәҗбүр итә. Әле булган өзеклекне бетергәч тә, линиядә һава калу сәбәпле, су тиешенчә басым белән килми тора. Шуңа да бу проблеманы хәл итү максатында Ташлыярдан килүче су трассасына һава чыгару клапаннары куелды. Әлеге клапаннар линиядә калган һаваны тизрәк чыгарырга ярдәм итә.  Моннан тыш Ташлыяр чишмәсендәге су насосына басымны көйләүче автоматика куелды. Бу эшләр киләчәктә линиядә проблемалар килеп туганда да өзеклекне тизрәк бетерергә һәм төзексезлекләрне киметергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз.

– Инде бу хакта бик еш телгә дә алына, халыктан еш кына мөраҗәгатьләр керә, соңгы елларда җәйге чорда су җитмәү проблемасы күзәтелә. Бигрәк тә күпфатирлы йортларның өске катларында яшәүчеләр җәй дәвамында диярлек су булмаудан зарлана иде. Бу проблема ничек хәл ителә?

– Мөслим үзәгендә яшәүчеләр күреп беләләр: Яңарыш микрорайонының әйләнеш юлы янында өр-яңа бер скважина сафка басты, икенче скважина шушы араларда куелачак. Яңа скважиналарны сафка бастыру район үзәгендә яшәүчеләр өчен су кытлыгын киметергә ярдәм итте. Шулай ук “ТР инженерлык челтәрләре төп идарәсе” аркылы эшләүче программалар кысаларында Вәрәшбаш авылы чишмәсеннән Мөслимгә кадәр су линиясе эшләнде. Әлеге линия кушылу да су белән тәэмин итүдә өзеклекләрне киметергә ярдәм итте. Балалар сәнгать мәктәбе янындагы олы башняда да төзекләндерү эшләре булачак. Башняның гөмбәз өлеше бик тузган, тишкәләнеп беткән иде, әлеге гөмбәз алыштырылачак. Барлык эшләр дә үзара салым акчалары хисабына эшләнә.  

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 4 август санында укыгыз.

Фото Мөслим-информ архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев