Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кыйммәтле йөзек сатып алганда

Яхшы яктан танылган кибетләрнең берсендә, юве­лир эшләнмәләр бүлегендә, кыйммәтле балдак сатып алдым. Якынча биш айдан йөзекнең бер ташы селкенә башлады.

Яхшы яктан танылган кибетләрнең берсендә, юве­лир эшләнмәләр бүлегендә, кыйммәтле балдак сатып алдым. Якынча биш айдан йөзекнең бер ташы селкенә башлады. Балдак­ны кибеткә илттем. Миңа: “Балдак формасын югалткан, шуңа күрә таш селкенгән”, – диделәр. Чын­нан да, кию процессында балдак бармак формасын кабул иткән. Са­тучылар балдак түгәрәк булып ка­лырга тиеш, дип раслый. Экспер­тиза үткәрсәләр, ул минем исәпкә үткәрелергә тиеш диләр. Соңрак, балдак 2000 сумга кыйммәтләнде һәм аны алыштыра алмыйбыз, диделәр. Килеп туган каршылы­клардан соң, балдак фотосурәтен ясадык һәм гариза яздык. Сату­чылар вакытны сузмыймы? Бу ситуациядә кем хаклы?

– Иң элек товарга гарантия срогы турында белергә кирәк. Бу очракта товарга гаран­тия срогы алты айга бирелгән. Ягъни җитешсезлек гаран­тия срогы дәвамында барлык­ка килгән. Димәк «Кулланучы­лар хокукларын яклау турын­да» РФ Законының 18 маддәсе нигезендә, кулланучы сату­чыга билгеле таләпләр белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Сату­чы гарантия срогы билгеләнгән товарның җитешсезлекләре өчен товарны кулланучыга тап­шырганнан соң да җавап бирә. Шуңа күрә бу очракта сатучы кимчелекләре ачыкланган товар­ны кабул итәргә һәм кирәк бул­ган очракта товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы та­рафыннан товарны алыштыру ту­рында үз таләпләрен күрсәтеп, сатучы адресына гариза язылуы бик яхшы. Товарның сыйфатын тикшергәндә, товарны алыш­тырганда әлеге таләп куелган көннән егерме көнгә кадәр срок билгеләнгән.

 Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев